11 октябрь 2017 яңалыклары
-
Мәлләтамакта ремонт эшләре үткәрелә
Иртәгә, 12нче октябрь көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, сәгать 9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр, Мәлләтамак авылында Кооператив урамының 19нчы, 20нче, 21нче, 27нче, 39нчы йортларында; шул ук урамның 56нчы йортыннан 110нчы йортына кадәр һәм 49нчы йортыннан 113нче йортына кадәр утбулмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләре җәмгыятеннән.
-
Мөслимдә өч җинаять эше кузгатылган
3 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 38 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда сигез хәбәргә күбрәк.
-
Мөслим полициясе сораштыру үткәрә
Полиция сораштыру үткәрә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы боерыгы белән 2017 нче елның 5 октябреннән полиция эшчәнлеге турында халык фикерен өйрәнү үткәрелә. Аның максаты - шәхеснең иминлек дәрәҗәсен һәм халыкның полиция эшчәнлегеннән канәгать булу дәрәҗәсен билгеләү. Халык фикерен белү өчен район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сораштыру үткәрә. Аның нәтиҗәләре ТР...
-
Чүпне – төрләргә аерып
Элек Советлар Союзы чорында кәгазь, чүпрәк, шешә җыю пунктлары булган. Әби-бабайларның сагыз алыр өчен сөяк, чүпрәк тапшыра идек, дип сөйләгәнен ишеткәнегез бардыр. Халыкны макулатура җыярга җәлеп итү өчен дефицит товар да тәкъдим иткәннәр. 20 килограмм кәгазь китергәнсең икән - танылган язучының китабы синеке! Магнитофон кассеталарын да билгеле бер күләмдә чүпрәк...
-
Ярминкәгә бардым әле
Соңгы елларда районыбызда авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәләре даими үткәрелеп тора. Ярминкәләр шәхси хуҗалыкларга, фермерларга үзләрендә җитештерелгән продуктларны сатарга мөмкинлек бирсә, халыкка очсызрак бәядән сыйфатлы, экологик яктан чиста продукция алырга җай тудыра. Узган шимбәдә ярминкә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган иде. Көн яңгырлы булуга карамастан, иртәдән үк район мәдәният йорты каршында...
-
Гражданнар оборонасы хәбәр итүе һәм аның буенча хәрәкәтләр
11 октябрьдә районда гражданнар оборонасы буенча команда штаб өйрәнүләр үтә. Өйрәнүләр вакытында урамда, мәчетләрдә һәм мәгълүмат чаралары аша "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.